Мультсериал на русском языке смотреть

«Мирас Угы» дип исемләнгән мультсериал

1 серия

Музейдагы көрәшү күңелсезлекләр белән тәмамлана. Роман, Зөләйха янына килгәч, ялгыш явыз Шаманны иреккә чыгара. Һәм мультфильм геройлары аны начар эшләр эшләүдән ничек туктатырга белмиләр.


2 серия

Шаманны туктатыр өчен яңадан Мирас Угын җыю кирәк. Әмма ничек һәм каян эзләргә соң? Артефактлар сакчыларда, ә сакчылар Татарстанның төрле почмакларында…


3 серия

Артефактларның беренчеләре геройларда, әмма калган артефактларны эзләп табу өчен көч түгел, ә хәйләкәрлек кирәк.


4 серия

Беренче дүрт артефактларны табу җиңелләрдән булмады, әмма калган икесен табу өчен тагын да авыррак юл үтәргә кирәк булачак.


5 серия

Безнең геройлар үз максатларына иреште дигәндә генә, Роман борынгы шәһәр казылмаларында табылган барлык артефактларын югалта, Зөләйха тоткынлыкка эләгә.


6 серия

Зөләйха Шаманга эләгә. Без явыз Шаманның дөнья белән тулы хакимлек итүе өчен барысына да әзер булуын беләбез.


7 серия

Роман авыр хәлдә кала. Соңгы бәрелештә кем аның ягында булыр?